Неополитаннар пиццасы
Камыр: 200 г он, 2 а.к. үсемлек мае, 0,5 ст җылы сөт, 15 г чүпрә, бер чеметем тоз.
Эчлек: 200 г сыр, 500 г помидор, 5 сарделька, төелгән кара яки кызыл борыч, тоз, 1-2 а.к. үсемлек мае.
Камыр әзерләп, 1 сәгатькә куеп торырга. Аннан җәеп майлы табага салырга. Җәемне тугланган йомырка сарысы белән майлап, өстенә сыр кырырга, түгәрәкләп туралган помидор куярга. Сарделькаларны буйга ярып, пицца өстенә рәшәткә сыман итеп тезәргә. Тоз, борыч, май сибәргә. Духовкада 20-30 минут пешерергә.
