Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Әлмәттә 1,5 миллион сумлык бурычы булган ир-ат "права"сыз калдырылды

0

Әлмәттә яшәүче ир-атның алимент бурычы 1,5 миллион сумга җыелган. Аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.

Татарстан Суд приставлары идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ир-ат рәсми рәвештә беркая да эшләми, ди. Милке дә юк. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен ул балага аз суммада акча күчереп торган. Аның исеменә теркәлгән машинасы да юк икән. Әмма элеккеге хатыны әйтүенчә, ул һәрчак машинада җилдерә икән. Шуңа да алимент түләүдән качып йөрүчене "права"сыннан мәхрүм итү карарына киленгән. Карар ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса