Балык Бистәсендә җинаятьләр саны артткан
Прокуратурада 2015 елда райондагы оператив хәлгә анализ ясалды. Аның нәтиҗәләре белән район прокуроры Руслан Шакирҗанов таныштырды:
“Балык бистәсе районы территориясендә теркәлгән җинаятьләрнең берникадәр арту күзәтелде. 2014 елда 142 җинаять кылынган булса, узган ел аларның саны 177 гә җитте. Җинаятьләрнең категорияләренә килгәндә фатирлардан, дачалардан, бакча йортларыннан урлау, һөҗүм итеп талау, йортка кереп талау очраклары артты.
Үтерү, сәламәтлеккә үлемгә илткән авыр зыян салу,куркытып талау (вымогательство) кебек җинаятьләр теркәлмәде. Белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү (3 тапкырга),урлау,талау, автотранспорт урлап китүләр кимеде.
Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 80,1 процентны тәшкил итте. Бу алдагы елга караганда 1.4 процентка кимрәк. Авыр, аеруча авыр җинаятьләрнең 87.5 проценты ачылды.
Икътисадый юнәлештәге 28 җинаять (2014 елда 17 булган) ачыкланды. Салым түләүдән качу, зур күләмдә милеке үзләштерү фактлар булмады. Урындагы җитәкчеләр тарафыннан-22 ( алдагы елда 8) җинаять ясалды. 8 ришвәт алу очрагы ачылды. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 4 җинаять кылынды.
Балигъ булмаганнар, хатын–кызлар, укучылар, даими кереме булмаган кешеләр, рецидивистлар, чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр артты.
Вак хулиганлык, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллану исерек хәлдә йөрү, куллану базарында кагыйдәләрне бозу өчен җавалылыкка тартылучылар саны кимеде.
2015 елда 38 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кеше һәлак булды,42 кеше тән җәрәхәтләре алдылар.
Хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсендә булган кимчелекләр күрсәтелде. Кирәкле профилактик чаралар үткәрү турында карар кабул ителде.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фото: http://news.commondatastorage.googleapis.com/iblock/0da/0da24f4a633b966aae76dc96c761c155/e456d2b64c9b85b4bbf31e2fb022942d.jpg