Әлмәтнең 50 йортында суга бәя ник артканын тикшерәләр
Билгеле булганча, Әлмәтнең ике микрорайонында (50 дән артык күпфатирлы йортта) кайнар суның кубометрына бәя 2,5 тапкырга - 171,86 сумнан 440,09 сумга кадәр арттырылган иде.
Бу уңайдан лидеры Россия Президенты Владимир Путин булган Гомумроссия халык фронты экспертлары ТР Дәүләт торак инспекциясенә кайнар суга һәм җылылыкка тариф арту сәбәпләрен тикшерергә кушкан.
Әлмәтлеләр фикеренчә, аларның йортлары коммуналь хуҗалык объектларының энергонәтиҗәлелеген арттыру буенча федераль программага кертелгән. Кайнар су белән тәэмин итү үзәктән җылыту пунктыннан автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктларына күчерелгән. Шуннан соң тарифларның нык артуы күзәтелгән. Юкса ул киресенчә җылылык өчен түләүләрне киметү максатын күздә тоткан булган.
Хәзерге вакытта 10 нчы һәм 12 нче ЖЭуларга караган әлеге йортларда җыелышлар бара. Декабрь ае өчен квитанцияләрдә яңадан исәпләү ясалган, кайнар су белән тәэмин итүгә тариф берьярым-ике тапкырга киметелгән. Татар-информ.ру
