Даруханәләрдә кытлык: гриппка каршы дарулар дефицитка әйләнгән
Халыкны дуңгыз гриппы килә дип коткыга салуның нәтиҗәсе инде бу...
Татарстан даруханәләрендә оксолин мае һәм борын маскалары юкка чыккан.
Хәтта бу ике медицина препараты складларда да юк икән. Киштәләргә урнаштырылган даруларны минут эчендә алып бетерәләр икән.
Табиблар оксолин маеның чыннан да йогышлы авыруларны кисәтә алу үзлегенә ия булуын ассызыклый.
