Пенсия артырга да, кимергә дә мөмкин икән
Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе бүген элеккеге елларны хәтерләтә – коридор халык белән тулы. Быел гыйнвар ае әнә шулай башланган икән. Идарә җитәкчесе Фая Якупова журналистлар белән очрашуында моның сәбәпләрен аңлатты һәм безнең сорауларга җавап бирде.
Кешеләр күплегенең сәбәбе 1 февральдән пенсиянең 4 процентка артуы белән бәйле. Дөрес, пенсия башка елларда да арта иде, әмма монысында үзгәрешләр бар – бу юлы эшләмәүчеләрнең генә пенсиясе индексацияләнә.
– Без идарәгә узган елның 30 сентябреннән соң эштән китүче пенсионерларны чакырдык. Эшләмәүләрен раслаучы документларын тапшырганнан соң аларның да пенсиясе 4 процентка артачак, – диде Фая Якупова. – Безнең базада 1октябрьгә кадәрге генә мәгълүматлар бар. Чөнки эш бирүчеләр отчетны кварталлап бирә, соңгы квартал өчен алар исәп-хисап тотмады әле.
Идарәгә 31 майга кадәр килергә кирәк. Ә инде быелның икенче кварталыннан башлап эш бирүчеләр хезмәткәрләре һәм эштән китүчеләре хакында ай саен белешмә җибәреп торачаклар. Димәк, моннан ары идарәгә килергә туры килмәс. Шулай да май аена кадәр калдырмыйча хәзер үк мөрәҗәгать итсәң яхшырак икән. Ник дигәндә, индексация мөрәҗәгать иткән айның икенчесендә генә ясалачак. Билгеләп үтелгәнчә, 30 сентябрьдән 1 февральгә кадәр эшкә урнашучыларга да килергә кирәк. Хәбәр итмәгәннәрнең соңыннан пенсияләре кимиячәк. Пенсияләренә индексация ясалганннарга, ягъни 1 февральдән соң эшкә керүчеләргә куркырга җирлек юк – аларның 4 проценты шул килеш кала.
Эшләүче пенсионерларга килгәндә, андыйлар саны шәһәр һәм районда 14 мең кеше, 1 августта аларның 2015 елгы иминият взнослары буенча шулай ук иминият пенсияләре арттырыла.
– Моның өчен идарәгә килергә кирәкми. Шунысын искәртәм, элек иминият взнослары башкача билгеләнсә, быел ул 3 балл белән чикләнде. Бер балл 74 сум тәшкил итә, – диде идарә җитәкчесе. – Лаеклы ялдагылар эштән бөтенләй туктаган очракта аларның да пенсияләре соңыннан 4 процентка индексацияләнәчәк.
1 февральдән ай саен бирелүче акчалата түләү (ЕДВ) 7 процентка арта. Билгеле булганча, әлеге акча инвалидларга, Бөек Ватан сугышында, сугышчан гамәлләрдә катнашучыларга, толларга, Ленинград блокадасында булучыларга бирелә. Социаль җыелма күләме дә 1 февральдән 995 сумга җиткерелә.
– Без моңа кадәр 1 февральдә иминият пенсияләрен генә индексацияләдек. Агымдагы елда 1 апрельдән дәүләт, ягъни социаль пенсияләр дә артачак. Әлеге пенсия безнең беркайда да эшләмәгән, стажы да, хезмәт хакы да булмаган кешеләргә түләнә. Социаль пенсия ир-атларга 65, хатын-кызларга 60 яшьтә билгеләнә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының да икенче пенсиясе дәүләт пенсиясенә карый. Бу категориядәге кешеләрнең пенсияләре эшлиләрме алар-юкмы, аңа бәйсез рәвештә 1 апрельдән 4 процентка үсә. Аларга Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәк булмаячаак.
Ана капиталы сертификатына ия булганнарга да әлеге акчаның 20 мең сумын алу мөмкинлеге тудырыла. Моннан 2015 елның 31 декабренә кадәр сертификат алучы һәм аннан файдаланмаучы гаиләләр файдалана ала. Бары тик 31 мартка кадәр гариза язарга кирәк. Быел беренче тапкыр ана капиталы акчасы артмады. Ул узган елгы кебек 453 мең сум тәшкил итә. Әлмәттә мондый сертифкатка ия булучыларның 68 проценты аны тулысы белән эшкә җиккән. Күпчелек торак шартларын яхшыртуга җибәргән.
Һәркем дәүләт предприятиеләрендә эшләми, урта һәм кече бизнес вәкилләрендә хезмәт куючылар да байтак. Безнең шәһәр һәм районда 4,5 мең чамасы эшмәкәр исәпләнә. Ләкин аларның барысы да Пенсия фондына мәҗбүри булган взносларны күчерми икән. 2016 елга алар өчен түләү елына 23 мең 153 сум итеп билгеләнгән. Взнослар агымдагы ел өчен 31 декабрьгә кадәр күчерелергә тиеш булган. Еллык керемнәре 300 мең сумнан артып киткән эшмәкәрләр артык өлешнең 1 проценты күләмендә дә взнос түлиләр.
– Без бу өлкәдә проблема белән дә очраштык. Барлык эшмәкәрләр дә салым инспекциясенә декларация бирергә тиешләр. Әмма керемнәренә декларация уздырмаганнар да күзәтелде. Без аларга 2014 ел өчен 138 мең сум күләмендә фиксацияләнгән түләү исәпләргә мәҗбүрбез. Бу сумма узган ел 154 мең сумга җиткерелде. Мондый күңелсезлекләр булмасын иде, – дип аңлатты Фая Якупова.
Әлеге сорауга игътибар бирелү юкка түгел. Пенсия күләме эш бирүчеләрнең взнос күчерүләренә дә бәйле. Иминият взносы түләнмәгәннәрнең яки ул аз булганнарның пенсияләре кимрәк исәпләнә. Шуңа күрә конвертта гына хезмәт хакы алучыларга да киләчәкләре турында уйланырга кирәк. Ассызыкланганча, пенсионерлар өчен республикада яшәү минимумы 7 мең 500 сум. Әлмәттә 5 меңнән артык кеше моннан да түбән пенсия ала икән.
Очрашу вакытында пенсиянең тупланма өлеше, социаль җыелма һәм башкалар хакында да сүз барды. Азактан идарә җитәкчесе әлмәтлеләрне интернет мөмкинлекләреннән кулланырга чакырды. Пенсия фондының биредә ачылган “Шәхси кабинет”ы аша күп кенә мәгълүматлар, шул исәптән пенсия күләме, стажның ничек формалаштырылганы, башкалар хакында да белергә була. Пенсия билгеләүгә һәм китереп бирүгә, белгечләр кабул итүенә дә шуның аша гына язылырга була. Чират торасы һәм вакыт сарыф итәсе дә юк.