Сабый бик озакка әтисез калачак
Тольяттидан килеп Казанда хатыны һәм ике айлык баласы белән яшәүче 25 яшьлек егет гаиләсен туйдыру өчен үзенә кәсеп тапкан.
Әмма хәзер аңа бик озакка баласын ятим, хатынын тол калдырырга туры киләчәк. Егетне җинаять җаваплылыгы көтә.
Ул синтетик наркотиклар сатуга махсуслашкан җинаятьчел төркемгә кергән һәм анда наркотикны яшерен урынга илтеп куючы «хезмәтен» башкарган.
Махсус операция барышында аны тоткарлаганнар. Фатирыннан 2,5 меңгә якын доза наркотик, электрон үлчәү, шулай ук наркотикны төрү материалы табып алынган.
Аеруча зур күләмдә наркотикны законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртүгә кагылышлы маддә буенча егеткә карата җинаять эше кузгатылган.
