Татарстанга салкыннар әйләнеп кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 6 февральдә, урыны белән томан төшү мөмкинлеге бар. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана. Бераз кар ява, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, аязганда – 14 градус салкын булачак.
7 февральгә каршы төндә һава температурасы 5-10, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.