Татарстанга салкыннар кайта
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, көндез – 14 градус салкын булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә – 6-8, көндез – 11 градус салкын булыр дип фаразланыла.
Бүген урыны белән томан төшү мөмкинлеге бар. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Юлларда бозлавык саклана. Бераз кар ява, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
7 февральгә каршы төндә һава температурасы 5-10, көндез 15 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.
Гүзәлия Нигматзянова фотосы