Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2016

“Бездә тормыш рәхәт тә, күңелле дә”, диләр Әлки районының Түбән Әлки авыл җирлегендә яшәүчеләр

0

Түбән Әлки җирлегенә дүрт авыл карый. Аларның һәркайсында таза тормыш белән яши кешеләр. Монысын ак кирпеч белән тышланган я биек итеп салынган иркен өйләр, урамнардагы чисталык һәм тәртип, багана башы саен диярлек куелган лампалар әйтеп тора. Халык та биредә сабыр, дәрәҗәле, үз бәясен әйбәт белә.

Түбән Әлки авыл җирлеге советының өченче чакырылыш депутатлары үз утырышларын өч авылга барып, шунда яшәүчеләрне дә чакырып, киңәйтеп үткәрделәр. Утырышларның тәртибе кайда да бер инде үзе: башта җирлек башлыгы Мансур Галиуллин 2015 ел нәтиҗәләре белән таныштырды.

–Безнең җирлектә 433 хуҗалык булып, аларда 1290 кеше яши. Аларның 442 се пенсионер, 130 бала мәктәп яшендә. Былтыр бездә 11 бала туды, 11 кешебезнең гомере өзелде,–дип башта бераз саннарга тукталды ул. Аның әйтүенчә, хуҗалыкларда шактый терлек асрала, сыер-үгез генә түгел, ат тотучылар да бар.

Әмма 218 йортта терлек бөтенләй юк. Дөрес инде, 114 хуҗалык пенсионерларныкы, аларны терлек тотыгыз дип үгетләп булмый. Ләкин яшьләр дә бу эштән читләшә башлады. Ә бит ит-сөт сатып файда күкрүчеләр үрнәге дә кызыгырлык: үткән елда 590 тонна сөт тапшырып, 9 миллион 518 мең сум акча алды халык,–диде җирлек башлыгы.

Былтыр җирлектә яшәүчеләр 18 җиңел машина сатып алганнар. Түбән Әлкидә эшмәкәрләр булышлыгы белән күп мәсьәләләрне хәл итәләр, әйтик Шәйхетдиновлар корып куйган хоккей кортында балалар гына түгел, ир-егетләр дә тетелеп кәшәкә суга икән! Клублар гөрләп эшләп тора, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар күп, күршеләргә барып концертлар куялар. Эшлим, дигән кешене тоткарлау-чикләү юк. Әле 8 кеше терлек фермасы төзим дип, 200 мең сумлык дәүләт ярдәме сораучылар исемлегенә кергән. Быел планнарында тегү цехы ачу да бар – эш киемнәре, бәяләй ишене үзләрендә тегәргә уйлыйлар.

Җыеннарда “Яшь Көч” җәмгыяте рәисе Фәнис Хәмитов та чыгып сөйләде.

–Без хәзер үзебездә бик күп нәрсә җитештерәбез: бодай игеп он ясыйбыз һәм ипи пешерәбез, сөттән каймак, эремчек ишене ясап, капларга тутырып сатабыз. Пилмәнебезне дә районда яратып алалар. Бәрәңгедән әйбәт уңыш алдык. Теплицаларыбыз бар. Әле 50 баш дуңгыз алып кайтачакбыз бу көннәрдә,–дип үз коллективын мактап алды ул.

Беренче карашка чынлап та бөтенесе әйбәт кебек. Әмма җыеннарда аз-маз тавыш та булып алды. Югары Әлкидә: “Терлек асра дип әйтәсез. Әле бит ул терлекне ашатырга да кирәк. Җир бирегез безгә, юкса, ата-бабаларыбыз яклап сугышкан туган җиребездә өлешебез юк!” дип зурдан кубучылар булды. Аларга район башлыгы Александр Никошин:

–Менә сезгә кәгазь, утырып, гариза языгыз, күпме җир эшкәртә аласыз? Бүлеп бирәчәкбез,–дип җавап бирде (җир бүлеп алу тәртибе турында алдагы саннарыбызда аңлатып язарбыз).

Шул ук Югары Әлкидә чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрделәр; авыл территориясендәге чүплекне юк итү турында сөйләштеләр; спорт залы кирәк бит, диючеләр дә булды. Шулай итеп, бу авылда яшәүчеләр җирлек башлыгы һәм депутатларга яңа эшләр йөкләделәр.

Урта Әлкидә Корбан Гыйләҗев өенә су килеп җитмәүдән зарланды. Сәбәбен авылдашларының суны җәен бакчаларына, кышын торбалар туңмасын дип, карга агызуларында дип таптылар. Монда инде бер авыл кешеләре, күршеләр бер-берсен тилмертергә тиеш түгел, дип үгетләсәң генә.

Түбән Әлкидә яшәүчеләрнең дәгъва-сораулары юк, алар рәхмәт кенә әйттеләр.

–Безнең авылда яшәргә шулкадәр рәхәт. Эшебез дә, ашыбыз да бар. Клуб гөрләп тора, дип чыгыш ясады Әсәдуллина Гөлсинә.

Җыеннарда иң актив һәм тырышларга бүләкләр дә тапшырдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса