Татарстанга яңгырлы циклон якынлашты
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 16 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя.
Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Казанда бүген 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
17 февральгә каршы төндә кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран. Көчле җил саклана. Һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54280
Фото: https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=a5df244aab6c0099180c4f3369f8e76c&n=33&h=215&w=310
