Пациент простынядан һәм пластырьларда сыра артыннан чаба [+ФОТОЛАР]
Хакасия Республикасында , Саяногорск шәһәрендәге кибетләрнең берсенә простыняга төренгән сәер сатып алучы керә.
Аның тәненә төрле урында пластырьлар ябыштырылган, трубкалар чыгып торган. Әлеге билгеләр буенча аның күптән түгел операция кичерүе күренә. ИР-ат сыра сатып алырга тели, ә сатучылар алкоголь сатудан баш тартып, полиция чакырталар. Авыруны реанимациягә кире кайтаралар. Урамда бу вакытта минус уналты градус була. Хәзер пациентның тоткарлыксыз дәваханәдән чыгып китүе тикшерелә.
