Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2016

Татарстанга яңгырлы циклон якынлашты

0

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 16 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя.

 

Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. 

17 февральгә каршы төндә кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран. Көчле җил саклана. Һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

 

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса