Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2016

Әлмәт артислары жәмәгать транспортына утырды [+ФОТОЛАР]

0

Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары узган елда старт алган “Шагыйрь сүзе” проектын дәвам иттеләр.

Бу юлы да сәхнәне – җәмәгать транспортына, театрга килгән тамашачыларны – гап-гади пассажирларга алыштырып, артистлар троллейбуска утырды. Шулай итеп алар каһарман-шагыйрь Муса Җәлил туган көнне үзләренчә билгеләп үттеләр. “Шагыйрь сүзе” проектының дәвамы каһарман шагырь иҗатына, бигрәк тә, аның тоткында булуга да карамастан, юмористик рухта сугарылган әсәрләренә багышланган иде. Гадәттәгечә, Ленин мәйданы тукталышында беренче очраган җәмәгать транспортына утырып киткән сәхнә әхелләре пассажирларны шаккаттырып, елатып һәм көлдереп Төзүчеләр проспекты–Бигәш урамы боҗрасына чаклы җиттеләр, яңадан каһарманның һәйкәленә туктап, “Ачык микрофон”нан да файдаланмый калмадылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса