Грипп әлегә чигенми
Бүгенге көндә Татарстанда 114 мең ОРВИ, 336 грипп очрагы теркәлгән, шуларның 204 очрагы – дуңгыз гриппы. Әлеге мәгълүматларны сәламәтлек саклау министры “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.
– Кызганычка, авыручылар арасында ике үлем очрагы теркәлде. Дуңгыз гриппының төп үзенчәлеге – бронх-үпкә системасында өзлегүләр, – дип, министр авыруның пневмония, ягъни үпкәләр ялкынсынуга китерүен ассызыклап. Ул кискен тын юллары авыруының беренче билгеләре сизелүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә, вакытында дәвалану әһәмиятенә басым ясады. Шулай ук чирнең һава белән һәм куллар аша күчүен искәртеп, кулларны бик еш юу, шәхси гигиена зарурлыгын ассызыклады.
