Югары Тегермәнлек авылында яшәүче ӘЛФИЯ ФӘЙЗРАХМАН кызы ГЫЙМАДИЕВАның 18 февральдә туган көне
Югары Тегермәнлек авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Әлфия Фәйзерахман кызы ГЫЙМАДИЕВАның 18 февральдә гомер бәйрәме, олуг юбилее.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән 55 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер,тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Әти белән тынычлыкта, тигезлектә картаерга насыйп булсын.
Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз, әни яныңа.
Томыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Иң изге теләкләр белән сине яратып балаларың: Айдар-Аида, Алия-Зөлфәт, оныкларың Әдилә. Искәндәр, Ралинә, Тимерхан. Безнең теләкләргә әтиебез һәм барлык туганнар да бик теләп кушыла.