Маймыл ризыгы гынамы?
Банан маймыл ризыгы булып саналса да, без да аны бик яратып ашыйбыз. Ул тәмле дә, файдалы да.
Бананның бер үзлеге бар: караңгы урында тотсаң, яшел банан әкрен генә саргаеп, өлгереп җитә. Банан безгә 1970-1980 елларда кертелгән. Ул вакытта халык аннан ризык та әзерли белмәгән, файдасы хакында да уйланмаган.
Бананда витаминнар бик аз. Аның каравы калий җитәрлек күләмдә. Калий җитешмәгәндә организмда артык сыеклык туплана башлый. Шуңа күрә шешенүдән интексәгез, банан ашагыз. Баллы бананда сахароза да күп. Димәк, ач карынны алдау өчен 1 -2 банан ашап кую да җитә. Тик шикәр диабетыннан интегүчеләргә баллы банан ашау файдалы түгел.
Бананны балалар ризыгы әзерләгәндә дә кулланалар. Аны бала организмы бик җиңел үзләштерә. Составында банан булган сок, ботка һәм башка ризыкларны сабыйга 6 ай тулганнан соң бирергә була. Тагын бер киңәш: балага теләсә нинди яңа төр ризык бирер алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Балалар табибларының бер төркеме бала үзе яшәгән илдә үскән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән генә тукланырга тиеш дип саный. Бу фикерне куәтләүчеләр бананны сабыйларга ашатырга киңәш итми. Бананны "яратмаучы" табиблар әлеге җимешне аллергия китереп чыгаруда гаепли. Ә бит шул ук үзебездә үскән алма, кура җиләге яки башка җиләк-җимеш тә аллергия бирергә мөмкин.
Кыскасы, балага банан ашатыргамы, юкмы – сез генә хәл итә аласыз.