Бүген Зәйдә 81 яшь кешегә дипломнар тапшырылды
Бүген Зәй политехник колледжында 81 студентка тантаналы төстә һөнәри белгечлек алулары турында дипломнар тапшырылды. Шуларның 19ы - тракторист-машинист, 16сы - авыл хуҗалыгы өлкәсе җитештерү остасы, 24е - эретеп ябыштыручы, 22се - пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр. Араларыннан 4 укучы- пешекче-кондитерлар Миләүшә Гамирова, Александра Хәлфиева, Светлана Шабанова һәм эретеп ябыштыручы Илья Глухов бик яхшы билгеләренә генә укып, “кызыл” дипломны район башлыгы Разиф Кәримов кулыннан алдылар.
- Без бүген үзебезнең җирлектә һөнәри белем алып чыгучы яшьләребезгә бик шат. Районга нәкъ менә сез алган белгечлекләр буенча энергияле эшче көчләр кирәк. Әлеге уку йорты базасында ресурс үзәге булдырып, замана таләбе буенча укуларны оештыру да шушы максатны күз уңында тота. Россиядә беренчеләрдән булып югары электр көчәнеше астында эшли алучы энергетиклар, су астында да сыйфатлы эретеп ябыштырырга сәләтле сварщиклар әзерләргә омтылуыбыз районыбызның, республикабыз киләчәген күреп эшләнә. Ә сезгә алга таба биредә алган белемнәрегез башкарган хезмәтегездә зур уңышлар яуларга ярдәм итсен, - диде район башлыгы, чыгарылыш төркемнәренә мөрәҗәгать итеп.
Яхшы укып, уку йорты иҗтимагый тормышында актив булган 9 студентның әти-әниләренә Рәхмәт хатларын район мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова тапшырды. Кичәге студентлар исә дипломнарны уку йорты директоры Роберт Халитов кулыннан алды.