Язгы кыр эшләренә дә күп калмый
Зәй районы агрофирмалары бүлекчәләре, «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәттә бара. Бүгенге көндә район буенча барлыгы 151 трактор ремонтланган. Бу - барлык тракторларның 45 проценты дигән сүз. Заманча, куәтле тракторлар исә «ФинАгро Трейд “ җаваплылыгы ширкәтендә төзекләндерелә.
