Зәй районы агрофирмалары фермалар биләмәләреннән тирес чыгару эшен дәвам итә. Район буенча барлыгы 20300 тонна тирес чыгарылган. Шуның 6 мең 500 тоннасы - “Зәй шикәре”, 2200 тоннасы - «Восток» агрофирмасы, 11600 тоннасы «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә туры килә. «Нива» да әлеге җәһәттән эш яхшы куелган.