Лениногорскилылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсында катнашты (+ фото)
12 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсының зональ этабы үтте. Анда лениногорскилылар да катнашты. 7 номинациядә җиңү яулады.
Катнашучылар дипломын "Мәдәни һәм рухани хатын-кыз" һәм "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинацияләрендә Фәгыймә Минәҗева, Елена Артемьева алды.
Конкурс җиңүчеләре дипломына лаек булучылар:
"Хатын-кыз ана" - Разыя Камалетдинова, "Минем язмыш - минем һөнәрем" - Гөлшат Якупова, "Хатын-кыз - эшмәкәр" - Лидия Рябинина, "Өченче буын батыр хатын-кыз" - Тамара Самойлова, "Әйдәп баручы ир-ат" - Марс Исхаков.
Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
