Әлмәтлеләрнең яшь булуының сәбәбе гади [+ФОТОЛАР]
Әлмәт ветераннары актив тормыш белән яши: җырлыйлар да, бииләр дә, шәһәр һәм район тормышында актив катнашалар, физкультура белән дә шөгыльләнәләр.
Бүген калабызда пенсионерларның “Өченче яшь” дип исемләнгән V спартакиадасы кысаларында “Күңелле стартлар” булып узды.
Уеннарга старт бирелер алдыннан башта алдагы көч сынашуга йомгак ясалды һәм өстәл теннисында җиңүчеләргә медальләр, дипломнар тапшырылды.
“Күңелле стартлар”да өлкәннәр дүрт төр буенча сыналды. 11 команданың берсенең дә сынатасы килмәде. Алар дартс уенында, ике төрле эстафета уенында, кәрҗингә туп ыргытуда ярыштылар.
