150 меңенче булып туган балага фатир бүләк итмәкчеләр
Быел Түбән Кама үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Юбилей уңаеннан дөньяга 150 меңенче булып киләчәк сабыйның әти-әниләренә фатир бүләк итәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама сессиясендә шәһәр башлыгы хәбәр иткән.
Шәһәргә нигез салынганнан башлап биредә барлыгы 147,9 мең кеше туган.
