Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2016

Яшь җырчы Гөлназ Асаевага егете кыйбатлы машина бүләк иткән! (+ФОТО)

0

Күптән түгел генә Казаннан Уфага күченеп киткән яшь җырчы Гөлназ Асаевага сөйгән егете Mercedes машинасы бүләк иткән. Ләкин Гөлназ мондый зур бүләкне алудан баш тарткан!

 

- Ул – Казан егете, бер-беребезне кечкенәдән белсәк тә, ике ел элек кенә очраша башладык. Гел Уфага килеп йөри. Гашыйклар көненә, кызганыч, килә алмады, ләкин бүләген курьер аша җибәрде. Машинага килгәндә, минем өчен ул - зур бүләк. Бу дөньяда болай гына берни дә булмый, аңа җавап итеп барыбер берәр әйбер кирәк булыр иде. Иң яхшысы: үз көчең, үз тырышлыгың белән сатып алу, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.

 

Аның каравы, Гөлназ әйтүенчә, бу хәл клип төшерү өчен менә дигән идея булган. “Сау бул, җаным» җырының клибында егете Гөлназга машина бүләк итә. Клип 8 мартта экраннарга чыгар, дип көтелә. Җырчы машина йөртә белсә дә, әлегә аның машина йөртү таныклыгы юк. “Быел җәй “права” алачакмын, Алла боерса”, – диде ул.

 

Эльвира ШАКИРОВА

чыганак: http://intertat.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса