Әлмәт артистлары халыкара фестивальдә катнашачак, котлыйбыз!
Әлеге хәбәр әле яңа гына билгеле булды һәм театрның быелгы сезон премьерасын югары бәяләүгә тиң.“Радуга” XXVII халыкара театр
фестивале апрель аенда Россиянең төньяк башкаласы Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Анда Әлмәт театры Бертольт Брехт пьесасы буенча куелган “Бистә фәрештәсен” тәкъдим итәчәк.
Фестиваль илебезнең сәхнә әһелләре даирәсендә югары урын били. Башлыча ул заман таләпләренә, бүгенге тамашачыларның сорауларына җавап бирүсе драматургия әсәрләрен, яңа алым һәм формаларны табуны максат итә. Фестиваль барышында иҗади очрашулар булачак, лабораторияләр эшлиячәк.
