Зәй музееның кадерле ядкаре
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары белән “Крейцерова соната” дип исемләнгән чара үтте. Аның барышында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойны шул исемдәге әсәр язарга этәргән Бетховенның “Крейцерова соната” көе яңгырады. Әсәр беренче мәртәбә 1891 елда басыла.
1900 елда Лев Толстойның “Крейцерова соната” текстыннан торган портреты ясала. Ул эшләнеше ягыннан уникаль, үзенчәлекле, сакал, мыекта һәм блузага “Крейцерова соната”ның 13 бүлеге урнашкан.
1985 елның 8 маенда Зәй туган як тарихы музее ачылганда Дмитрий Галяминский Лев Толстойның портретын музейга бүләк итә һәм бу портретның барлыкка килү тарихын сөйли:
“Бу портрет безнең гаиләдә 1918 елдан. 1916 елда әнием – Евдокия Ивановна Галяминская Минзәлә гимназиясен тәмамлый. Аннан Кече Батрас авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Аклар Чистай трактын калдырып чигенгәндә бу авылда кунарга кала. Әни яшәгән йортка берничә офицер керә. Иртән кызылларның якынлашуы турында хәбәр алуга, алар ашыгып авылдан чыгып китә. Әмма офицерларның берсе кире борылып кереп, Евдокия Ивановнага төрелгән кәгазь бирә, аның гаиләләренең кадерле ядкаре булуын искәртә. Ул әлеге кәгазьне саклауын сорый, әгәр дә исән булса, аны килеп аласын әйтә. Офицер Владимир исемле була, ә фамилиясен Евдокия Ивановна исендә калдырмый”.
Әлеге портрет сирәк очрый. Балаларга тектстан өзекләр китереп үзләренә уникаль портрет төзү мөмкинлеге бирелде.