Мин бит синсез торалмам (хикәя)
Яңа ел өстәленә азык-төлекләр алырга, дип, Ниязның ялын туры китереп, район үзәгенә барырга ниятләде Лилия. Анда баргач, барысына күз төшә инде ул. Акчасын да, вакытын да кызганмады Лилия. Күңеле ни теләсә, күзе ни күрсә, шуны алды.
Акчага кытлык кичергәннәре юк әле анысы, аллага шөкер. Авыл җирендә яшәп, икесе дә дәрәҗәле урыннарда эшлиләр: Лилия мәдәният йорты мөдире, Нияз – мәктәп директоры. Эшләре тыгыз, һәр көн сәгате, минуты белән бүленгән. Берсен – берсе көне буе күрмәгән көннәре дә булгалый. Нияз кич кайта, ул арада инде Лилия эшкә чыгып китә. Нишлисең бит, түзәргә кирәк. Әле аларның сигез яшьлек уллары – Гамилне дә аякка бастырасылары, кеше итәселәре бар.
Тик бу соңгы өч-дүрт айда, җайлы гына барган тормышларының көе китеп тора. Инде күптәннән Ниязыннан бер ягымлы сүз ишеткәне, назлы караш күргәне юк Лилиянең. Талашырга да сәбәпне табып кына торды гаилә башлыгы. Гомердә булмаганны Лилиянең эштә тоткарлануы да, кайтуына ризык пешереп өлгермәгән булуы да – барысы да гаепкә санала башлады. Лилия берәр матур кием киеп, бизәнеп-ясанса, Нияз аны: “ Сөяркәң янына әзерләнәсеңмени?” – дип кимсетә иде. Анысы нәрсә, газиз баласы ,йөрәк парәсе Гамилнең үзеннән көннән – көн читләшә баруы, үткән–киткәндә төртмәле сүзләр дәшеп, каш астыннан сөзеп каравы Лилиянең йөрәген телгәли иде.
Менә бүген дә юлның юл буе: “ Бөтен кибетне җыйдың мәллә? Нишләдең анда биш сәгать буе?” – дип ,Лилиянең нервасын кимереп кайтты Нияз. Дәшмәде Лилия. “ Үзем гаепле, озаграк йөрелде шул”, - дип, иренең әлеге халәтен үзенчә акларга тырышты.
Капка турысына килеп туктагач, әйберләрен әкрен генә ташый башладылар. “ Кая, йомырка белән бу банканы кертеп куйыйм әле, ватыла күрмәсеннәр”, - дип, бер кулына пакетка тутырылган йомыркаларны ,икенчесенә банка тотып ,тиз – тиз генә ишеккә юнәлде Лилия. Кинәт, баскыч төбенә җитәрәк ,таеп егылганын сизми дә калды. Кулындагы йомыркалар бер якка, банка икенче якка очып, чәлпәрәмә килде. Капрон оеклары ертылып ,тез башларыннан кан саркып чыкты. Авыртуга түзә алмый, торып басарга тилмереп ятканда ,колагына Ниязның: “ Имгәк. Нәрсә ятасың, тор!” – дигән усал тавышы килеп бәрелде. Ул, хатынына ярдәм итүне кирәк тапмыйча, аның канлы аякларына, тирә – якка чәчелгән банка кисәкләренә күз салды да, Лилия аша атлап, өйгә кереп китте. “ Улым, зинһар өчен, булыш әле, баса алмыйм”, - дип ,улын ярдәмгә чакырырга тотынды Лилия. Гамил, әнисенең авыртуга түзә алмый сытылган йөзенә карап торды да : “ Шул кирәк сиңа, үзең тор!” – дип ,өйгә кереп китте. Лилиянең бугазына төер килеп тыгылды. Шул төер ни еларга, ни киң итеп сулыш алырга ирек бирмәде аңа, йөрәген ,җанын тырмады, акылын томалады. Җирдә аунап яткан пыяла кыйпылчыклары гүя Лилиянең йөрәген меңгә телгәли иде. “ Газиз улың белән гомер иткән ирең сине мыскыл итсен әле. Ни өчен? Лаекмыни мин мондый мөнәсәбәткә? Кайда ,нинди хата җибәрдем соң мин?” дигән уйлар тыңгы бирмәде Лилиягә. Ун ел ир хатыны булып яшәү дәверендә ул үзен беренче тапкыр иң бәхетсез хатын ,иң бәхетсез Ана кебек хис итте. Кинәт Лилия, бугазына килеп тыгылган төерне йотып җибәрде.Күз яшьләре, ярларыннан ташып чыккан елга кебек, акты да акты. Тыела алмыйча ,шашып – шашып ,ап – ак карларны кулы белән төя – төя елады Лилия. Бар гомерен багышлаган улының газиз әнкәсен санга сукмавыннан, иренең, җирдә аунап яткан бер кирәксез әйбер кебек,өстеннән атлап чыгуыннан гарьләнеп, елады да елады ул. Бу гарьлеккә ничек түзәргә, шушындый авыр йөк белән ничек яшәргә?! Утырган җирендә тәгәрәп, өшеп үлсә дә, “Эх”, - та димәячәк иде Лилия. Ансыз яшәп карасыннар әле менә!
Гүзәл Хәбибуллина.
Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.
фотосы: www.funlib.ru