Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2016

Зәй егете - ил бөркете

0

Әлеге фотосурәттә сез Мәскәү янында Кантемиров гвардия дивизиясендә кече командирлар әзерләү частенда хезмәт итүче Илзәр Хәбибуллинны күрәсез. Ике ел элек аның абыйсы Ядкарь армия хезмәтен үтәп кайтты. Түбән Лоҗы эшмәкәре Илшат Хәбибуллинның уллары алар.

Илзәр татар гимназиясен бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, үз теләге белән армия хезмәтенә китә.

-Армия хезмәте - тормыш мәктәбе ул. Мин моны абыем Ядкарь мисалында беләм. Ир-егет гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Хезмәтемнән, командирлар, хезмәттәшләремнән канәгатьмен, - ди Илзәр.

Ул узган көз армия сафларына алынган. Присяга кабул иткән инде. Кече командирлар әзерләү курсларында уку җиңел бирелә үзенә. Әтисе Илзәр хезмәт иткән частьта булырга да өлгергән.

-Улыбызның хезмәтеннән канәгать булуы, частьта командирларының аның турында яхшы фикердә булулары без - ата-ана өчен мөһим, - ди Илшат Хәбибуллин.

Илзәр армия хезмәтеннән соң укуын дәвам итәргә ниятли.

Без халык белән эшләүнең төрле юлларын эзлибез, аны мәдәни чараларга тартуга зур игътибар бирәбез. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәният йортында янәшә-тирә авыллардан дистәдән артык  гармунчыны җәлеп итеп,   «Гармун алыйк әле, дуслар» дип аталган бәйрәм кичәсе уздырдык. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса