Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2016

Исеме матур, эше матур

0

Китапханәченең киң кырлы мәдәният хезмәткәре булуын Аксар китапханәчесе Зөһрә  Бәхтевәлиева мисалында ачык күрергә була. “Әйтелмәгән васыять” спектаклендә - Гарифә,   Кино елы уңаеннан  “Мәхәббәт һәм күгәрченнәр” фильм-тамашасында  Раиса Захаровнаны оста итеп уйнап, тамашачыларны шаккатырды ул. Китапханәсе дә ялт итеп тора. Ничек шулай барысына да өлгерәдер...


Хезмәтемне дә яратып башкарам, сәхнәдә уйнарга да яратам, ди Зөһрә. Китапханәче булу - аның балачак хыялы. Мәктәптән соң сыйныфташлары белән авылда бер ел сыер савучы булып эшләгәч, Алабуга культура-агарту училищесында китапханәче һөнәрен үзләштерә.Туган авылына эшкә кайтып, 30 ел халыкка китапханә хезмәте күрсәтә ул.

Фондта 13 мең басма материал бар, ул һәрдаим яңалары белән тулыланып тора. Китапханәдә барлыгы 545 китап укучы исәпләнә, шуларның 135е - балалар. Биредә укучылар 20гә якын газет-журналдан файдалана, алар арасында балалар өчен булганнары да бар. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, басмалары саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән мәгънәле. Китапханә заманча технология – компьютерлар белән җиһазландырылган, алар исә интернетка тоташтырылган. Массакүләм чараларны сыйфатлы итеп оештыруда, укучыларның сорауларын  канәгатьләндерүдә,  мәгълүматый эш алып баруда алар зур әһәмияткә ия. Зөһрә мәдәният йорты, мәктәп коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Төрле яшьтәге, төрле катлам кешеләргә хезмәт күрсәтелә: аеруча инвалидлар, пенсионерлар, авыр гаиләләр белән аерым эш алып барыла.

Мәдәният йортында һәр бәйрәм, язучы-шагыйрьләрнең юбилейлары төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Әлбәттә,  бу чаралар беренче чиратта китапларга күзәтү ясаудан башлана. Яңа һәм укылган китаплар буенча фикер алышу, әңгәмәләр даими уздырыла. Халыкара туган тел көненә “Тел - рухи дөнья көзгесе”дип исемләнгән  тематик кичә оештырылган.  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шактый чаралар, тыл ветераннары белән очрашулар үткән, “Бөек Җиңү даны сүрелмәс” дигән альбом ясалган. Бөтендөнья поэзия көненә “Халкың белән бергә яшә, Тукай.  Яшә, шигырь, яшә туган тел” дигән исем астында  тематик кичә уздырылган. Шулай ук авылның җирле шагыйрьләре белән дә очрашулар уза. Алар үзләренең иҗаты  белән укучыларны таныштырып торалар. Китапханәчене борчыган проблемалар да юк түгел.

-Авыл баласы да буш вакытында китап уку түгел, бернинди эчтәлеге булмаса да, телевизор карауны, компьютер каршында утыруны яки кичләрен эшсез селкенеп йөрүне артыграк күрә, тормыш турында мәгълүматны да урамнан җыя. Бала китап белән кече яшьтән үк дуслашырга тиеш дип саныйм, - ди Зөһрә Бәхтевәлиева.

Әлеге җәһәттән ул кече яшьтәге балалар өчен «Яңа китап - яңа дус», «Муса Җәлил - балаларга», Резеда Вәлиеваның 85 яшьлек юбилеена “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән әдәби дәресләр, укулар, мәктәп укучылары өчен язучы-шагыйрьләр иҗатына карата тематик дәресләр, викториналар оештыра. Язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 190 ел уңаеннан “Китап-әт тәрбия” китабы буенча тәрбия сәгате, фронтовик-шагыйрь Нур Баянның тууының 110 еллыгына өлкән класс укучылары өчен “Тугры улың, халкым, мин сиңа” исеме астында күргәзмә-күзәтү һ.б.лар үткәрелгән. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнендә  мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Тормыш наркотикларсыз матур”, дип исемләнгән кичә уздырылган. Кичә  укучылар  арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылган. Аңа авыл фельдшеры да чакырылган.

Зөһрә экологик, патриотик, әхлак һәм хокук тәрбиясе бирүдә дә киң эш алып бара. Туган якны өйрәнү һәм якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатын пропагандалау - китапханәче эшчәнлегендә өстенлекле  юнәлешләрдән.

Зөһрә ханым үз өстендә эшләргә дә вакыт таба. Ул район, республика конкурсларында катнаша, семинарларда эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

-Хезмәтенә җаваплы карый, эзләнүчән, укучыларның китапка булган ихтыяҗын ничек булса да канәгатьләндерергә тырыша, - ди үзәк китапханә директоры Роза Вәлиева аның турында. 

Китапханәче мәдәният йорты хезмәткәрләре белән иңгә-иң торып эшли. ”Тургай” халык театры составында  ел саен спектакльдә катнаша, йола, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәргә багышланган  чаралар  уздыра.  ”Наз” фольклор ансамбле, үзешчәннәр белән халык бәйрәмнәре -  “Карга боткасы”, ”Алмагач чәчәк атканда”, ”Сабантуй”,  “Киндер юу”ны күрсәтеп, халыкны ял иттерә. Хезмәттәшләре, авыл халкы арасында абруе зур аның. Гаиләдә дә уңган хуҗабикә ул, өч ул үстереп, аларны олы тормышка озатты. Исеме матур, үзе матур, эше матур Зөһрәнең.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса