Анатыш авылының “Колосок” балалар бакчасында 8 Март көненә багышланган кичә булып узды (фотолар)
Биредә мәктәпкәчә яшькә кадәр 27 бала тәрбияләнә. Бер генә бәйрәм чарасын да читтә калдырмый тәрбиячеләр.
Бу кичәгә дә балаларны ныклап хәзергәннәр. Әниләргә багышланган матур-матур шигырьләр, күмәк җырлар, биюләрнең һәркайсын тамаша кылучылар яратып кабул иттеләр. Әдәби-музыкаль программадан соң балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләрен кабул иткән әниләрдән дә бәхетле беркем юк иде ул минутларда.
Фәрваз Каюмова.
Тулырак язма белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.
Автор фотосы.
