Әлмәт шоферлары прокуратурага коллектив шикаять язган [+ВИДЕО]
Алар юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән судлашырга җыена – машина йөртүчеләр юллар торышыннан канәгать түгел.
Геофизическая урамындагы күлләвектә “яшерелгән” чокырларга эләгеп, дистәләгән машина автосервиска барырга мәҗбүр булган. Биредә эшләүче осталар да язга чыгу белән автосервиста зур чират хасил булуын әйткән. Ә менә автомобиль юллары идарәсендә машина йөртүчеләрнең инициативасына бик исләре китмәгән. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре чокырларның барлыкка килүен сыйфатсыз ремонттан түгел, ә һава торышының кискен үзгәрүенннән күрә. Шоферларның һәм ГУАД хезмәткәрләре комментарийлары белән, шулай ук шәһәр урамнары буйлап уздырган безнең рейд турында “Әлмәт таңнары” газетасының 11 март саныннан укый аласыз.
