Урамнарга чыктылар
Ринат Фәрдиев исемендәге Иске Тәкмәк төп гомуми белем мәктәбендә 29 февральдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе старт алды. Бу чарага укучылар алдан ук әзерләнде. Аларның девизлары - “Мин татарча яшим! Мин татарча яратам! Мин татарча сөйләшәм!”. Балалар футболкаларына эмблема, плакатлар ясап, урамга чыктылар. Югары сыйныф укучылары Н. Сергеева, Т. Крулева, В. Степанова, Д. Пыжьянов, В. Катюков, В. Бобровский авыл кибетендә, китапханәдә, клубта, медпункта, авыл урамында халык белән очрашып, татарча шигырләр укыдылар, халык белән аралаштылар. Үзләренең татарча белүләрен күрсәттеләр, авыл халкына “Твои 150 слов на татарском” буклетларын тараттылар.
