Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Хуҗасыз мәчеләр күргәзмәсе оештырыла

0

27 март көнне Казанның  "Смена" мәдәният сараенда хуҗасыз мәчеләр күргәзмәсе оештырылачак. “Өйгә юл” дип аталган мондый проект менә инде дүртенче тапкыр оештырыла.

Күргәзмәгә мәчеләрне приюттан һәм  “Зоозабота" хәрәкәте вәкилләре дә алып киләчәк. Ошаган әлеге җан ияләрен өйгә дә алып китәргә мөмкин булачак. Бары тик хайван сакчылары белән мәчеләрнең алдагы язмышлары турында килешү төзергә кирәк.
"Зоозабота" вәкилләре киң күңелле казанлыларга мөрәҗәгать белән дә чыга: мәчеләргә азык, уенчыклар да алып килү хәерле. Күргәзмә барышында хәйрия ярминкәсе дә эшлиячәк.


Проект авторлары хәбәр иткәнчә, алдагы өч күргәзмә  вакытында берничә дистә мәче үз хуҗаларын тапкан инде.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса