Черри помидоры, кыяр, тавык ите белән тәмле салат
1 тавык түше,
уртача зурлыктагы 2 кыяр,
2 йомырка,
75–100 грамм каты сыр,
50 грамм әчтерхан чикләвеге,
суган кыягы,
8–10 данә кара җимеш,
вак помидор (черри),
100 грамм майонез яки табигый йогурт,
тәменчә тоз,
салат яфрагы кирәк булачак.
Тавык итен һәм йомыркаларны пешереп суытасы. Кара җимешкә кайнар су агызып, биш минуттан соң суын сөзәбез. Пешкән йомырка агын, тавык итен, кыярны һәм кара җимешне озынча итеп турыйбыз.
Суган кыягын юып, вак итеп турарга, ә әчтерхан чикләвеген блендер аша яки уклау ярдәмендә вакларга кирәк. Йомырка сарысын вак кыргычтан кырасы.
Тирән савытка тавык итен, кыярны, йомырка агын, кара җимеш һәм суган салып болгатырга, шунда ук әчтерхан чикләвегенең яртысын һәм тәменчә тоз саласы. Салатны майонез яки табигый йогурт белән болгатабыз.
Салат яфракларын икенче аш тәлинкәсенә тезеп, уртасына салатны салырга кирәк. Калган чикләвек һәм йомырка сарысын салат өстенә сибәбез һәм помидорлар белән бизәп табынга куябыз.
