Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Табигатьне кайгыртканнарга акчаталата бүләк тапшыралар

0

Татарстанда табигать саклау кануннары бозган фактлар турында хәбәр иткән кешегә акча бирәләр. Моңарчы 1 мең сум түләнгән булса, ә 2016 ел башыннан  1.5 мең сум тәгаенләнгән.


Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде. Рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү,  су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә.

Хилафлыкларны фотога йә видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулханәсе (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин.
Чыганак:http://intertat.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса