Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Бурычлары өчен лениногорскилыны таможнядан кире боралар

0

 Лениногорскида яшәүче берәүгә карата суд приставлары эш ачалар, аның ЮХИДИ штрафлары һәм кредиты түләнмәгән була - барлыгы 85 мең сумлык бурычы җыелган.


  Ир керемнәре булмау сәбәпле, бурычын капларга мөмкинлеге булмавы турында хәбәр итә. Шуннан соң суд приставы аның вакытлыча Россиядән читкә чыгуын чикләү турында карар кабул итә һәм иргә бу турыда аңлата. Тик бурычлы шуннан соң да әҗәтен түләү турында уйламый.


  Күптән түгел ул Казахстанга командировкалар белән бәйле эшкә урнаша, озакламый үзен командировкага да җибәрәләр. Сумкаларын тутырып китеп бара, тик аңа читкә чыгарга ярамавын аңлатып, таможняда кире боралар. Өенә автостоп белән кайтып китәргә мәҗбүр була. Бу турыда оеспублика буенча суд приставлары сайты хәбәр итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса