Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Лениногорск ярминкәсендә иң үтемле товар – ит, йомырка иде (ФОТОЛАР)

0
12 мартта шәһәрнең  Үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. 
Әле моңарчы яз аенда ярминкәнең булганы юк иде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары үзләренең продукциясен алып килгән. Ярминкәдә ит күп сатылды. Сыер итенең  килограммы  280-290 сум, дуңгыз итен 200 сумга, сарык итен 330 сумга алырга була иде.
 
Кошчылык фабрикасы йомыркасын  халык чират торып алып бетерде. Кайберәүләргә җитмәде дә. Йомырканың бер дистәсе 55 сум иде.
 
Бер урында гына солы, фураҗ, арпа саттылар. Шәһәрдә яшәүче Расиха апа Аксанова: “ Итле булдым әле, бәясе дә кулай. Менә сөт ризыкларын да бераз юнәйтсәләр иде. Ярминкәләргә йөрергә яратам үзем. Ишеткән саен чыгып, берәр нәрсә алып кайтам”, ди.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса