Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Баланы мендәр белән каплап үтерергә җыенган бала караучы 9 ел төрмәдә утырачак

0
  Казанның Идел буе районы суды 30 яшьлек Оксана Клейманга карата җинаять эшен карады. Ул РФ ҖК ның 30 маддәсе 3 бүлеге һәм 105 маддәсенең 2 өлеше “в” пунктында (“Кече яшьтәге баланы үтермәкче булу”) каралган җинаять кылуда гаепле, дип танылды.
Судта белдерелгәнчә, 2014 елның август башында Патрикеевлар гаиләсендә игезәк балаларны караучы булып эшләгән Клейман, малайларның берсе авырту сәбәпле, Казанда Республика балалар клиник хастаханәсенә эләккән. Төнлә палатадагыларның берсе бала караучының сабыйга мендәр капларга җыенуын күргән һәм тавыш куптарган. Шуннан җинаятьче хатынның гамәлләре ачыкланган.
Кече яшьтәге балага физик һәм рухи зыян китерелгән.
Клейман суд утырышында үз гаебен танымаган. Суд дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аны 9 елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү шарты белән ирегеннән мәхрүм иткән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.
 
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса