Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Һәрберебездән уяулык сорала

0

Дөньяның әле бер, әле икенче кыйтгасында коточкыч террорристик актлар кылынуы турында ишетеп торабыз. Бүгенге көндә кешелеккә янаучы иң куркыныч афәтләрнең берсе инде бу. 

Әле кайчан гына бездә андый хәлләрнең булуы мөмкин түгел дип яши идек. Әмма соңгы дистә еллар эчендә безнең илгә дә мәдрәсәләргә, дини оешмаларга гуманитар, финанс,  белем бирүдә ярдәм итү сылтавы белән ислам фундаментализмы һәм экстремизм идеологиясе үтеп керде. Шуның бер нәтиҗәсе буларак, тыныч имин саналган, толерантлык үрнәге булган Татарстаныбызда да җан өшеткеч актлар булды. Ни кызганыч, безнең район да бу җәһәттән, бөтен Рәсәйгә “танылды”.

 Үзләрен “Балык бистәсе җәмәгате” дип атаган законсыз кораллы төркем 2004-2005 елларда Татарстан, Башкортстанда, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләрендә электр тапшыргыч линия баганаларын шартлатулар оештыруда актив катнашалар. 2007 елда бу җинаятчел төркемгә кергән баскаклар 3,5 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителделәр. 2013, 2015 елларда  бу төркемнең тагын ике актив әгъзасы суд каршына басты..Әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, бу тынычланып калырга җирлек була алмый. Бүгенге көндә дә дә район территориясендә 20 дән артык традицион булмаган ислам тарафдары бар икән. Аларның икесе эзләнүдә, сигезе пропискадагы адрес буенча яшәмиләр.

 “Таблиг” тарафдарлары да билгеле бер дәрәҗәдә активлыкларын күрсәтәләр икән. Бу төркем район территориясендә 2006 елда оештырылган. Хәзер аның сафларында 11 кеше торуы мәгълүм. Алар исламны таратуга чакырып дәгъват белән Татарстан районнарына, Россиянең башка регионнарына чыгалар. Ә кайберләре Һиндстан, Пакыстан, Бангладеш кебек чит илләргә дә сәфәр кылалар. Әле декабрь аенда 3 кеше дәгъват белән билгесез тарафларга юл тотканнар.  Ә анда аларның нинди дини белем эстәүләре билгесез. Идеологик яктан коткы салу ихтималы да бар әлбәттә.

Терорризмга каршы көрәштә иң мөһиме аңа алшартлар булдырмау, тамырына ук балта чабу инде. Бу уңайдан районда нәрсәләр эшләнә соң?

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлек начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ралиф Фәхретдинов әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре экстремизм, этник һәм дини дискриминация күренешләре буенча оператив хәлне даими күз уңында тоталар. Узган ел Эчке эшләр министрлыгы, Балык бистәсе прокуратурасы белән берлектә тугыз кешегә, шул исәптән җиде “Таблиг” дини берләшмәсе тарафдарына Закон бозу һәм экстремистик эшчәнлек алып бару ярамаганлыгы турында кисәтүләр (предостережние) бирелгән.

     Дини, милли мәсьәләләрдә толерантлык, үзара хөрмәт тәрбияләүдә, экстремизм күренешләренә каршы торуда дин әһелләренең роле бәхәссез.Районның муниципаль хакимият, эчке эшләр  органнары да бу гаять четерекле мәсьәләдә мәхәлләләребезнең абруйлы имамнарына таяналар. Балык бистәсе үзәк мәчетендә “Экстремизмга-юк” айлыгы кысаларында терроризм һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр оештырыла.

 Халык, бигрәк тә яшьләр арасында аңлату эшләре алып баруга зур игътибар бирелә. Полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә терорризмга, экстремизмга каршы тору буенча лекцияләр укыйлар, әңгәмәләр үткәрәләр. Нәкъ менә яшьләрнең интернет челтәре аша, шикле дини әдәбият укып экстремистик идеялар белән агулану ихтималы зур. Хәзерге вакытта Россия территориясендә тарату тыелган 1900 дән артык экстремистик материал исәпләнә. Бу исемлеккә китаплар, брошюралар белән беррәттән җырлар, плакатлар, клиплар да керә. Үсмер исә аларны алдын-артын уйламыйча дигәндәй үзенең “Вконтакте” битенә урнаштырырга мөмкин. Ә бу инде экстремистик материалны саклау, тарату дип бәяләнә. Моның өчен җаваплылыкка да тартулары ихтимал. Бу җәһәттән, шикле идеяләр белән мавыккан үсмерләрнең ата-аналары, туган- тумачалары да уяу булырга, ялгыш адымнардан йолып калырга бурычлылар.

 Һәрберебездән саклык сорала. Бигрәк тә чит илләрдә яшәп, шикле дини “белем” алып кайткан, «Таблиг» кебек радикаль ислам хәрәкәте тарафдарларына карата аеруча игътибарлы булу зарур. Авылларга килгән шикле кешеләр, җәмәгать урыннарында табылган хуҗасыз сумка, предметлар турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Сүз дә юк, хокук саклау, җирле үзидарә органнары, дини оешмалар һәм киң җәмәгатчелек тыгыз элемтәдә торып, үзара аңлашып эшләсәләр генә экстремизмга һәм терорризмга каршы торуда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Илгиз Җамалиев.

Фотосы: свик-тв.рф




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса