Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Чаллыда 30 яшьлек ир-ат үги кызны көчләүдә шикләнеп сак астына алынган

0

  Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 12 яшьлек үги кызны көчләүдә 30 яшьлек ир-ат шикләнелә.


  Тикшерү фаразлары буенча, 18 март кичендә, Чаллыда әлеге шикләнелүче адәм, исерек хәлдә килеш өстәл артында ашап утыручы кызны үзе белән йокы бүлмәсенә алып кереп китә һәм шунда көчли. Бу вакытта әлеге ир-атның әтисе исерек хәлдә йоклап яткан, ә кызның ир һәм кыз туганнары телевизор карап утырган чагы була.
 
 Баланы мыскыл иткәч, ир-ат урамга чыгып китә, ә кыз бала әнисе кайтканчы юыну бүлмәсендә бикләнеп утыра. Соңрак кыз әнисенә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Иртәгесен әнисе кызын хастаханәгә алып бара – көчләнү факты раслана. Явыз гамәл кылган ир-ат баланың әнисен гариза язмау турында үгетләп карый, әмма моның файда бирмәсен чамалагач, төенчеген төйнәп табан ялтыратмакчы була. 20 мартта аны Казан шәһәрендә кулга төшерәләр. Ул Ростов-на-Дону шәһәренә качып китмәкче булган.

 Шикләнелүче ир-ат гаебен тулысынча таныган. Хәзер ул сак астына алынган. Шунысын да әйтергә кирәк: аның моңа кадәр дә 3 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Тикшерү эше дәвам итә.

чыганак:http://intertat.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса