“Кайнар линия” эшли
Табигатьне саклау законнары бозылу турында хәбәр ит
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә “кайнар линия” эшли башлады. Табигатьне саклау законнары бозылу очраклары турында Кама аръягы территориаль идарәсенә 8 (8555) 45-66-56 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итә аласыз.
Шулай ук республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килү, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында (843) 267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, “Халык контроле” системасының “Экология” категориясенә хәбәр итәргә мөмкин, ә мәктәп балалары өчен ”Мәктәп экопатруле” дигән махсус мобиль кушымта эшли. Табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив хәбәр биргән гражданнарга акча түләнә.
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада экологик икеайлык старт ала. Ул шәһәр һәм районнар территорияләрен чистарту һәм аларны тиешле санитар-экологик таләпләргә туры китерү максатыннан оештырыла.