Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Лениногорск районында су басу куркынычы бармы?

0
  Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, безнең районда Сугышлы, Керкәле, Шөгер, Иске һәм Яңа Шөгер, Куакбаш, Түбән Чыршылы, Кузьминовка, Зеленая Роща, Яңа һәм Иске Иштирәк, Бәкер, Сарабиккол, Урдалы, Иске Писмән, Үзбәк авыллары су басу куркынычы зонасына керә.
  Куркыныч янау ихтималы булган урыннарда барлыгы 334 йорт, 724 кеше исәпләнә. Бездә Урман Шушмасы, Дала Зәе, Куак, Шушма елгалары, моннан тыш Иске Писмәндә, Медведка, Түбән Чыршылы, Керкәледә мелиорация сулыклары бар.
 
  Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, су басу куркынычы булган зонага җиде күпер дә кергән.
Район башлыгы карары белән язгы ташуга каршы план расланган. Шулай ук структур бүлекчә хезмәтләренә, авыл җирлеге башлыкларына тиешле бурычлар билгеләнгән. Ситуацияне контрольдә тоту өчен җаваплы кешеләр дә куелган.
 
 Ярдәм кирәккәндә телефоннар: коткару хезмәте: 01; Лениногорскидагы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте: 2-75-77; кәрәзле телефоннан: 010



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса