Районыбызның Күки балалар бакчасы - дәрәҗәле тәрбия учагы (фотолар)
Язмышлар туганчы языла дисәләр дә, баланың язмышына гаиләдәге тәрбия зур йогынты ясый.
Сабыйның тәүфыйклы, кешелекле, тәрбияле булып үсүендә ата-ана белән беррәттән тәрбиячеләр дә зур роль уйный. Ни кызганыч, районда балалар бакчаларының саны елдан-ел кими бара. Авылда төпләнеп калган яшь гаиләләр өчен бу зур проблема. Бу яктан Күки авылы халкы бик бәхетле. Авылыбызда бик күп еллар буе гөрләтеп балалар бакчасы эшләп килә. Балалар бирегә бик теләп йөри. Якты, җылы бина, тәмле телле тәрбиячеләр, җан җылысын кушып әзерләнгән ризыклар – бала өчен иң мөһим шартлар.
Балалар бакчасында төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелеп килә. Шушы көннәрдә генә “Гаилә бәхете – бала” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмгә кунак булып килгән әти-әниләр үзара көч сынашты. Ярышлар, уеннар балаларның чыгышлары, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән бик канәгать калды. Һәркем нарасыена карап горурлык хисләре кичереп, балалар бакчасының эшләвенә шөкер итте.
Авыл баласы болай да күп нәрсәдән мәхрүм булып үсә. Монда шәһәрдәге кебек бассейннар да, спорт түгәрәкләре дә юк. Авыл баласы өчен балалар бакчасы булу бик кирәк әйбер. Балада булган сәләтне нәкь менә тәрбиячеләр күреп ала һәм шуны үстерү өстендә эшли. Хәтта, без - әниләр балаларыбызда күреп бетерә алмаган сәләтне да ачып сала тәрбияче. Һәр баланы якын күреп яратканга, аларны җан җылысын биреп тәрбияләгәнгә “Кояшкай” балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар бакчасы тагын бик күп еллар эшчәнлеген дәвам итсә иде. Бакча ябылмасын, балалар бу бәхеттән дә мәхрүм калмасыннар иде.
Сиринә Фатхуллина,
Күки авылы.