Яшь журналист Айнур Галимов вафат
Бүген иртәнге 9.00да журналист Айнур Галимов якты дөньядан китеп барды. Күп еллар ул начар авыру белән көрәште. Аңа нибары 27 яшь иде. Урыны җәннәттә булсын...
Айнурда хондросаркома, ягъни сөяк яман шеше иде. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кысып торган, шуның аркасында аның аяклары хәрәкәтләнмәде.
Айнур Галимов "Шәһри Казан"га яза иде.
Аның кайбер язмалары "Матбугат.ру"га да эленгәләде.
Яшь журналистның язмаларын һәм аның турындагы язмаларны моннан УКЫГЫЗ.
Айнур иртә Арча районы Казанбаш авылында җирләнәчәк...
Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14373
