Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Вазыйх Фатыйхов: Кояш күрде сине, ә мин ...

0

Тоясыңдыр , бар да кинәт булды,

Үзгәрдем шул, кинәт үзгәрдем.

 

Күрми калдым,  гүя, йөзеңне дә,

Эзли китте сине күзләрем.

 

Кояш күрде , Ай урлады сине,

Карашымда серле югалдың.

Белә торып киртәләрнең барын,

Сине эзләп китте хыялым.

 

Уйларымда эзләп барам сине,

Очрашырмы юллар, белмимен.

Син урадың сөю назларыңа,

Инде башкаларны күрмим мин.

 

Тойсаң иде язлы карашымны,

Сиңа булган җылы хисемне.

Үзем түзәм, бары йөрәк кенә,

Кабатлый гел  синең исемне.

 

Кояш күрде , Ай урлады сине,

Карашымда серле югалдың.

Белә торып киртәләрнең барын,

Сине эзләп китте хыялым.

Вазыйх Фатыйхов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса