Ялларда җылы һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 26 мартта, болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Урыны белән җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңыгр явачак. Көньяк-көнчыгыштан утрача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм иртән урыны белән юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 7 градуска кадәр җылыта.
Казанда иртәгә шулай ук көндез 5 градуска кадәр җылыта. Төнге сәгатьләрдә 1 градус салкын булачак.
27 мартка каршы төндә җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр яву ихтималы саклана. Һава температурасы 4 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55680
Фотосы: www.dsnews.ua
