Бердәм рейдлар нәтиҗә бирә
Суд приставларының район бүлеге Татарстан буенча федераль суд приставлары хезмәтенең структур бүлекчәсе булып тора. Гражданнарның, оешмаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау максатында суд карары белән җибәрелгән башкарма документлар үтәлеше буенча Зәй суд приставлары эше республикада 3нче урында. Бу турыда тулырак без бүлек башлыгы Игорь Будрин белән сөйләштек.
- Игорь Викторович, сумнарга күчергәндә үтәлеш ничек? Нәтиҗәгә ирешүдә нинди алымнар үтемле булды?
- Безнең суд приставлары тарафыннан узган ел Россия бюджетына 29 миллион 473 мең сум акча эзләп алып кертелде, бу планлаштырылганга карата 116 процент тәшкил итә. Ә салымнар һәм штрафлар буенча җирле бюджетка кергән сумма - 13 миллион 563 сум (2014 елда бу сумма 11 миллион 381 мең сум иде). Россия бюджетына җыелган җыемнар да 5 миллион сумнан артык. Ел дәвамында безгә 648 миллион сумлык 30 меңләп эш керде. Шулардан 242 миллион сумлык 17213 эш тулысынча башкартылды. Төгәлләнеп килүчесе 13536 иде. Шул рәвешле, безнең бүлектәге бер суд приставына туры килгән җыемнар 31 миллион 985 мең сум тәшкил итте. Республика буенча бер суд приставына 19 миллион 871 мең сум туры килә. Әлбәттә, мондый нәтиҗәле эшчәнлеккә без бурычларны җыю белән кызыксынучы башка структуралар, дәүләт органнары белән берлектә ирештек. Мәсәлән, пенсия фонды, ЮХИДИ, торак-коммуналь хуҗалыгы, миграция хезмәте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейдлар нәтиҗә бирде.
- Социаль мәгънәгә ия башкарма эшләр, аеруча алиментка кагылганнары ничек үтәлә?
- Үткән ел шундый 915 башкарма эш керде. Шуларның 448е үтәлде, 263е алимент түләүчеләрнең эш урыннарына җибәрелде. Кызганыч, алимент түләүдән, ягъни үз балаларын тәэмин итүдән качып йөрүчеләр шактый. Мондыйларның өйләренә барып, милекләренә арест салу ысулын да киң кулланабыз. Үткән ел 52 кеше милке арестка алынып, 112 мең 900 сумлык алимент түләүләре башкартылды. Моннан тыш, алимент түләүчеләрне яшерүче оешмалар да юк түгел, эш бирүчеләрнең бухгалтериясен тикшерү нәтиҗәсендә без шундый хилафлык өчен 17 хисапчыны 15әр мең сумлык административ штрафка тарттык. Ә үтә явыз рәвештә алименттан качып йөреп, бурычлары күпләп җыелганнарга карата РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды. Шундый 19 эш судка бирелде. Боларга өстәп, соңгы елларда алименттан качучыларга чит илгә чыгуны чикләү кулланыла башлады. 2015 елда Россиядән читкә чыгуны тыю турында район буенча 693 карар чыгарылды, шуларның 307се - алимент буенча. Нәтиҗәсе юк түгел, чит илгә чыгасы килгәннәрнең 80е тиз арада зур гына бурычларын каплады.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эш ничек тора?
- Үткән ел торак-коммуналь хуҗалык буенча 8 миллион 125 мең сумлык 444 башкарма эш безгә бирелде. Ел ахырына 392 эшне ябуга ирештек. Күп очракта нәтиҗәгә автомашина, көнкүреш техникасына арест салу аша ирешелде. Гомумән, ел дәвамында төрле әҗәтләр буенча барлыгы 7,9 миллион сум күләмдә - 27 автомобильгә, 123 мең сумлык - йорт терлегенә, 6,2 миллион сумлык - 894 тонна ашлыкка, 4,9 миллион сумлык 14 күчемсез милек объектына, 199 мең сумлык - көнкүреш техникасына, 32 кәрәзле телефонга арест салынды. 22 эш нигезендә 1 миллион 73 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычлар хәл ителде.
- Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штрафлар буенча бурычларны түләтүдә дә сезнең хезмәткәрләрнең өлеше зур...
- Әйе, без бердәм рейдларны еш оештырабыз. 11672 административ штрафның 8743е башкартылды. Ул 8 миллион 977 мең сум белән исәпләнә. Бурыч җыймыйча, аны вакытында түләү һәркем өчен отышлы, иртәме-соңмы аны барыбер түләргә кирәклеген истән чыгармыйк.