Лениногорск районында сарай янган
Иске Писмәндә кичә сарай янган. Янгын кичә кичке сәгать 10нан соң чыккан. Сәгать 12 тулганда туктаталар, янгын 162 кв.метр мәйданны биләп ала.
Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты
Фото-янгын урыныннан.
