Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Кабартма пешерәбез

0

1 әр стакан сөт һәм су, 10 г коры чүпрә, 2  йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Чүпрәне суда яки сөттә яхшылап изгәч, шикәр комы, май, йомырка, тоз, май өстәп, төере калмаслык итеп, яхшылап туглыйлар. Шуннан соң кирәк кадәр он кушып, кулга ябышмый торган камыр басалар, өстен каплап, 1-1,5 сәгатьткә җылы урынга куялар.

Әзер камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр дә тактага яки тастымалга кабартырга куялар. Кабартманы кәстрүлдә яки табада, кайнап торган майда, әйләндерә-әйләндерә кыздырып пешерәләр. Кабартма кызарып һәм кабарып пешәргә тиеш.

 

Чыганак:http://tatar-today.ru/2016/03/3416/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса