Югары Тегермәнлектә Тукайны укырга яраталар
Югары Тегермәнлек китапханәсенә укучылар, авыл халкы күпләп йөри.
Бигрәк тә башлангыч сыйныфлар еш кунак икән биредә. “Алар Габдулла Тукай әсәрләрен яратып укыйлар”,–ди авыл китапханәчесе Равия Нәбиуллина. Шушы көннәрдә дүртенче сыйныф укучылары укытучылары Наилә Мәннанова белән Тукай әкиятләренә пластилин, камырдан кул эшләре ясап алып килгәннәр, Тукайның иҗатына багышлап иҗади чара үткәргәннәр.
Фото:
